ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек совете рәисе Минтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музееның ачык һавада төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозициясен булдыру турында киңәшмә уздырды.

21
декабрь, 2014 ел
якшәмбе

“Татнефть-Арена” боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп укучы катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге объектлары буенча киңәшмә барышында Калинин, Пехотная, Ремесленная урамнарында, Горный тыкрыгында урнашкан агач йортларны карап чыкты.

Беренче пункт Калинин урамы булды, анда агач архитектурасы объектлары яхшы сакланган. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова бу урынның XIX гасырдан бирле Өченче тау дип аталуын әйтте.


20
декабрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Казанда, ”Пирамида” комплексында “Татар җыры -2014” татар эстрада җырының XV халыкара юбилей фестивале узды. Анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Татарстан Республикасы 2014 елга планлаштырылган бөтен программаларны да башкарды, шул исәптән социаль программаларны да. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәмамланып килүче ел нәтиҗәләренә багышланган гадәттәге федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашуда белдерде.  Без елны зур буламаган икътисадый үсеш белән тәмамлыйбыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, әлбәттә, үсеш темпларының зуррак булуын теләр идек. Салым керемнәренә, төп капиталга инвестицияләргә килгәндә – барлык бу параметрлар башкарылган, дип билгеләде ул. 

Бүген Казанда муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты - сәүдәгәр Леонтий Кекин йортын реставрациядән соң ачу тантанасы узды. Элек "Идел" кунакханәсе булган объект архитектор Христофор Пашковский проекты буенча төзелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт контролендә тоту чаралары турында хәбәр итте.  Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

2014 елның 19 декаберенә мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 2 млн. 245,9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу еллык планның 93,6% тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча 383,4 мең кв. метрның 351,3 мең кв. м. сафка кертелгән, бу планның 91,6% тәшкил итә. Мондый мәгълүмат бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә яңгырады.  Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән тармакның ветераннарын һәм хезмәткәрләрен котлады.

19
декабрь, 2014 ел
җомга

Киләчәк автоспорт сезоны Татарстан узышчылары өчен тагын да уңышлырак булыр, дип өмет белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел йомгаклары буенча уздырылган традицион тантанада. Чарада узышчылар, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе хезмәткәрләре һәм ТР автоспорт ветераннары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International