Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Директорлар советында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның 11 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2015 елның январь аена һәм беренче кварталга бюджеты расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш визиты кысаларында РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының берләштерелгән утырышында катнаша. РФ Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының дәүләт мәдәният сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган берләштерелгән утырышы Кремльдә Владимир Путин җитәкчелегендә узды.
Халыкара мөнәсәбәтләрнең халыкара дәүләт институтын – Россия ТЭМ Университетын тәмамлаучылар – югары квалификацияле һәм конкуренциягә сәләтле белгечләр Татарстанга да бик кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов МГИМО «татар клубы» – республикабыздан килеп укучы студентлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу югары уку йортында узды, анад МГИМО ректоры Анатолий Торкунов һәм Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева катнашты.
Бүген Казанда IT-паркта “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты. Татарстанда күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләрне популярлаштыру максаты белән, IT-чемпион конкурсы ике ел рәттән үткәрелде. Конкурсны оештыручылар - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары. Бәйге ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков ярдәме белән уздырыла.
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышы узды. “КАМАЗ” ААҖ фәнни-техник үзәкнең автомобиль агрегатлары һәм махсус техника буенча баш конструкторы Андрей Савинков, аерым алганда, электромобиль транспорты үсеше турында белдерде. Сүз аккумляторлары троллейбус челтәрләренең база станциясендә зарядка ала торган экологик яктан чиста автобуслар булдыру турында сүз бара. Шулай ук кече электробуслар төзү ниятләнә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эфир» телекомпаниясе коллективын региональ эфирда алдынгы урынны күп еллар саклап калулары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне яулаулары белән котлады. Бу хакта «Эфир» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Андей Григорьевка юлланган телеграммада әйтелгән.
Бүген Казанда “Ел спортчысы-2014” тантаналы чарасы барышында 2014 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчыларны бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясенең концертлар залында спортчылар, тренерлар, спорт оешмалары вәкилләре, иганәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.