Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты (Мәскәү, Кремль).
Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышын Владимир Путин уздырды. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия үсеше мәсьәләләре, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиада йомгаклары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарга спортчыларны әзерләү, шулай ук Россиядә олимпия һәм паралимпия кышкы спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.
Саба районында РСФСР, Татарстан АССР атказанган урманчысы, “Мактау билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII Бөтенроссия турниры тәмамланды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Корея Халык-Демократик Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе КНДРның беренче юлбашчылары музеенда булдылар һәм КХДР Югары халык советы Президиумы рәисе Ким Ён Нам белән очраштылар.
Бүген Корея Халык-Демократик Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике эре предприятиедә булды, болар – керамик материаллар һәм техник майлар җитештерү заводлары. Татарстан Республикасы Президентын Россия Федарациясенең КХДРдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Тимонин озата йөрде.
Бүген Татарстан делегациясенең Пхеньянга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Корея Халык-Демократик Республикасы арасында хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышу өчен КХДР тышкы сәүдә министры Ли Рён Нам белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Корея Халык-Демократик Республикасына килде. Пхеньян аэропортында аны Россиянең КХДРдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Тимонин каршы алды. Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Шамиль Агиев, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «ТАИФ» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сультиев, Казан (Идел буе) федераль университеты проректоры Марат Сафиуллин кергән.