ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Казанга эш сәфәре кысаларында "Казан" Агросәнәгать паркында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов комплекс буйлап экскурсия уздырды.
Бүген РФ мәдәният министры Владимир Мединский Казанда 45 нче балалар китапханәсендә, Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм “Хәзинә” сәнгать галереясендә булды. РФ мәдәният министрын ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
1 апрельдән май ахырына кадәр Татарстан Республикасында барлык табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары санитар-экологик чистарту буенча ике айлыкка керешә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович катнашында инновацион территориаль кластерлар үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, РФ финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Идел бассейны сулыгы идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Олег Полумордвинов белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасына (Идел буе федераль округы) эш сәфәре белән килә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар белән Дмитрий Медведев Казанда "КАПО-Композит" ЯАҖнә, "КАИ-Лазер" сәнәгать лазер технологияләренең региональ инжиниринг үзәгенә һәм "Navigator Campus" технопаркына барачак.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышында катнашты (Мәскәү, Кремль).

Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Президенты каршындагы совет утырышын Владимир Путин уздырды. Утырышта катнашучылар массакүләм спорт һәм физик тәрбия үсеше мәсьәләләре, Сочидагы 2014 елгы Олимпиада һәм Паралимпиада йомгаклары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Пхенчхандагы 2018 елгы Уеннарга спортчыларны әзерләү, шулай ук Россиядә олимпия һәм паралимпия кышкы спорт төрләрен үстерү мәсьәләләре кузгатылды.


23
март, 2014 ел
якшәмбе

Саба районында РСФСР, Татарстан АССР атказанган урманчысы, “Мактау билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII Бөтенроссия турниры тәмамланды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International