ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2014 ел
сишәмбе

"Алабуга" МИЗ территориясендә "Шишеджам" компаниясе заводларын төзү проекты мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм генераль директоры Әхмәт Кырман җитәкчелегендәге компания делегациясе белән очрашу барышында сүз барды.


3
март, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында “Кырым кешеләренә ярдәмгә” акча җыю оештырылды.

Бу соңгы көннәрдә күп кенә татарстанлыларның һәм республика сәнәгать предприятиеләре хезмә коллективларының Кырым Автономияле Республикасының кыен хәлдә калган күп милләтле халкына ярдәм күрсәтү инициативасына бәйле.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Попечительләр советы утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә узды, аны Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы рәисе, югары уку йортының Попечительләр советы рәисе Сергей Нарышкин алып барды.

Попечительләр советы әгъзалары яшь белгечләр әзерләп чыгару һәм дәүләт хезмәткәрләрен яңадан әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында, ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре нәтиҗәләренә бәя бирү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм муниципаль районнар башлыклары имзаларын куйды.

Казан алдында торган мәсьәләләрне хәл итү өчен, шәһәр җитәкчелеге беренче чиратта республика башкаласының икътисадын үстерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә белдерде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын трансляцияләү бүген, 2014 елның 3 мартында ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) оештырыла.

Утырыш, ТР Министрлар Кабинеты белән муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре нәтиҗәләренә бәя бирү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешү имзалануга багышланган.

Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән багланышларны киңәйтү өчен хезмәттәшлек өлкәләре һәм эш төркеме булдырылды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы делегациясе әгъзалары белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФдә КХР Илчелегенең Тулы вәкаләтле министры, сәүдә-икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Ди Чжан, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Сәүдә-икътисадый палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.


1
март, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасының Инвестицион совет әгъзалары дәүләт-хосусый партнерлык механизмнары һәм республикада дәүләт-хосусый партнерлык шартларында гамәлгә ашылырлык инвестицион проектлар турында фикер алышты. Инвестицион совет утырышын ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бүген дәүләт-хосусый партнерлык шартларында проектларны гамәлгә ашыруга потенциаль инвесторларны җәлеп итү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып, республикада дәүләт белән шәхси бизнес арасында уңышлы багланышлар мисаллары бар. 

Казан шәһәр Думасының XXXI сессиясе утырышы интернет челтәрендә on-line режимында 2014 елның 3 мартында трансляцияләнәчәк.
Утырыш Казан Ратушасында узачак һәм 2013 елдагы социаль-икътисади үсеш һәм 2014 елга куелган бурычларга багышлана.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “ВИС” төзелеш компанияләре төркеменең директорлар советы рәисе Игорь Снегуров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Иневстицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International