Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш барышында 2013 елга «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраль аена бюджеты расланды. Бөгелмә механика заводында (БМЗ) җайланмалар җитештерүне оештыру турында мәгълүмат тыңланды.
Татарстан транспорт тармаклары Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру барышында зур эш башкарды, бу бөтен тармакны җитди модернизацияләргә ярдәм итте. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда шушы фикерне әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова да катнашты.
Бүген ТР Мәдәният министрлыгының 2013 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда мәдәниятнең тармак буларак уңышлы эшләвен билгеләп үтте.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе коллегиясе утырышы узды. "Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең күзәтүе астындагы предприятие һәм оешмаларның 2013 елда сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга куелган бурычлар” дип аталган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикаларындагы эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2013 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләмен 500 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыкты. Президент исә министрның премиянең күләмен арттыру тәкъдимен хуплады.
2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында хәбәр ителде.Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге утрышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең 2013 елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу хакта ул РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе утырышында белдерде. Чара "Корстон" МККнда узды һәм ведомствоның 2013 елдагы эше нәтиҗәләренә һәм киләчәк чордагы мәсьәләләргә багышланган иде. Коллегиянең киңәйтелгән утырышында шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең җитәкчесе, юстиция генерал-майоры Павел Николаев төп нотык белән чыгыш ясады.