ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның Мәскәү районында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 8нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Бакчаның беренче хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, шулай ук кунаклар арасында Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры  Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булдылар. 


26
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Адмиралтейство бистәсен үстерү концепциясе проекты белән җентекләп танышты. Бу чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, кайбер министрлар катнашты.


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория корпусында “Ел студенты-2013” ТР студентлар премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чараның мактаулы кунаклары булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Африка илләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашуында Африка континенты илләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшенде. Очрашу Казан Кремлендәге ТР Президенты резиденциясендә узды. Искәртеп үтик, Африка дәүләтләренең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтләре илчеләре, министр-киңәшчеләре һәм илчелек вәкилләреннән торган 18 кеше составындагы делегация Казанга ике көнлек эш визиты белән килде. Аерым алганда, алар - Бенин Республикасы, Чад Республикасы, Кот-д‘Ивуар Республикасы, Эфиопия Республикасы, Гвинея-Биссау Республикасы, Мали Республикасы, Маврикий Республикасы, Тунис Республикасы, Замбия Республикасы, Бурунди Республикасы, Конго Демократик Республикасы, Джибути Республикасы, Кения Республикасы, Мозамбик Республикасы, Руанда Республикасы, Көньяк Африка Республикасы, Танзания Республикасы, Зимбабве Республикасы илчеләре.  

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бәхетле" ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыповага "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Бүләкләү  тантанасы Казан Кремлендәге ТР Президенты резиденциясенең камин залында узды, чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены ТР Президенты Указы нигезендә, күп еллар дәвамында уңышлы эшчәнлеге, халыкка хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә керткән җитди өлеше өчен бирелде.

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсен модернизацияләү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Кидәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар, агымдагы елга планлы күрсәткечләрне расладылар.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләүдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлык һәм ведомство, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Давоска эш визитының өченче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты. 
Татарстанда легаль булмаган алкоголь продукциясе үсешенә каршы эшчәнлек республика хакимияте органнары, җирле үзидарә, җәмәгать оешмалары һәм халыкның гомуми бурычы булырга тиеш. Мондый фикерне бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International