Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында депутатлар корпусы бик көчле, һәм без әлеге потенциалны кулланырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуында белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлары һәм башкалар катнашты. Фәрид Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бүгенге чара гадәткә керде инде, 2013 елда ТРннан РФ Дәүләт Думасында депутатларның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясарга һәм яңа елдагы бурычлары турында сөйләшергә кирәк.
Бүген РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булды. Алар Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар
Татарстан Республикасы башкаласы Казан FISU Gala Халыкара студент спорты федерациясе фестивален даими уздыру урыны була ала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара студент спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студент спорт берлеге президенты (РССС) Олег Матыцин һәм FISU генераль секретаре Эрик Сайнтронд белән очрашуында шул мәсьәлә турында сүз барды. Очрашу Казан Ратушасының ак залында узды.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Ратушасында узган бүләкләү тантанасында Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Халыкара студент спорты федерациясе (FISU) вәкилләре катнашты.