ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисады тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлар, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Көньяк-көнчыгышына эш визиты кысаларында Лениногорск нефть техникумында һәм Әлмәт дәүләт нефть институтында булды, алар "Татнефть"ААҖ төзегән мәгариф кластерына керәләр.

Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2013 елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2014 елга җәмгыятьнең бюджеты, “Татспиртпром” ААҖнең Энергияне сак куллану программасы, 2014 елга Директорлар советының эш планын раслау турында иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Люксембургның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.

14
декабрь, 2013 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координация советы утырышын уздырды.

Хокук саклау органнары җитәкчеләре агымдагы оператив вәзгыять, Татарстан Республикасы территорияседә кылынган резонанс җинаятьләрне, шул исәптән гыйбадәт кылу корылмаларына ут төртүләргә бәйле җинаятьләрне тикшерү барышы турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасының сигез муниципаль районында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акчалар җыю буенча план 90 проценттан кимрәк гамәлгә ашырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды, аны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында 2014 нче елдан авыл хуҗалыгы техникасын яңарту турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

13
декабрь, 2013 ел
җомга

Бүген Казанда (“Корстон” КСКК) Идел буе федераль округы регионнарының бюджетара мөнәсәбәтләре үсеше һәм берләштерелгән бюджетларының баланслылыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Финанс министры Антон Силуанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округына керүче регионнарның башлыклары, кайбер федераль министрлыклар вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасына бизнес биредә шартлар аңлаешлы булганга килә, эшмәкәрлек мохите булдырылган, администрация эшли.Бу хакта бъген Россия финанслар министры Антон Силуанов ТР Финанс министрлыгының, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең,ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең коллегияләренең уртак утырышында белдерде. Коллегия "Корстон" КСККда узды, аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин һәм башкалар катнашты. Чара интернет челтәрендә on-line режимда трансляцияләнде (ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында www.prav.tatarstan.ru).

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе 2013 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлешенә башлангыч йомгак ясадылар.

Коллегия “Корстон” кунакханә комплексы (Казан) мәйданчыгында уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росся Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин катнашты.

Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясе on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International