ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2013 ел
җомга
Бүген Казанда Идел буе физик культура һәм спорт академиясе базасында “Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә контракт системасы”темасы буенча Идел буе федераль округы конференциясе үзенең эшен башлап җибәрде. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Шулай ук конференциядә РФ икътисади үсеш министры урынбасары Евгений Елин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова, Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко катнашты.

12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасын укыды. Тантана Зур Кремль Сараеның Георгий залында узды. 

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы, Бшкортостан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы “Кадет корпусына шефлык ярдәме күрсәтү буенча хезмәттәшлек турында” килешүгә имза салынды. Документка имзаларны Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Һәм Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков салды.


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан таможнясы эшчәнлегенә 2013 ел өчен йомгак ясау буенча киңәйтелгән киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан таможня башлыгы Альберт Мавликов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Татарстан таможнясы эшчәнлеге зонасында тышкы сәүдә әйләнешенең сизелерлек үсешен билгеләп үтте. Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 7 079,36 млн. АКШ доллары тәшкил иткән (шулардан экспорт – 3 662,45 млн. АКШ доллары, импорт – 3 416,91 млн. АКШ доллары).
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” еллык конкурсында катнашучыларның һәм бизнесның бу конкурска кызыксынуы арта баруы, конкурс уздырылган елларда аның ышаныч яулавын белдерә. Бу хакта бүген конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы барышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырды, анда “50 иң яхшы инновацион идея” конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы алдыннан булган утырышта шулай ук Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен, Фән-техника өлкәсендә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков катнашты.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче чараларның төп бурычы - кеше тормышын саклау. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" Татарстан Республикасы Президентының Указын гамәлгә ашыруның барышы хакында" дип аталган уртак утырышта белдерде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Утырыш шулай ук on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус ПРавославие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең Казан һәм Татарстан Митрополиты Анастасиийга хөкүмәт телеграммасы җибәрде.
“Хөрмәтле Высокопреосвященство! Сезне чын күңелемнән архиереягә хезмәт итүегезнең егерме еллыгы белән котлыйм, бу Сезнең өчен генә түгел, Казан епархиясе һәм Татарстан митрополиясе өчен дә, безенең республика өчен дә мөһим дата, – диелә телеграммада.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булды.

Күзәтү советы әгъзалары Россия инвесторлары тәкъдим иткән өч проектны карадылар.

25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда республиканың театр учрежденияләре тарафыннан балалар һәм олылар өчен 481 яңа ел тамашасы күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International