ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре белән традицион киңәшмә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Киңәшмәдә катнашучылар “Казан” халыкара аэропортында Домодедовыдан (Мәскәү) Казанга очучы, утырырга җыенган вакытта һәлакәткә очраган “Боинг” самолетында һәлак булганнарны искә алдылар.

“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан” авиакомпаниясе “Боинг” самолетының 2013 елның 17 ноябрендә булган авиация һәлакәтенә бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турындагы Указга имза салды (№ ПУ-1119 Указ).


15
ноябрь, 2013 ел
җомга
Чистайда “Дельрус” компаниясенең медицина продукциясе җитештерү буенча заводның беренче чиратын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Магадеев катнашты.

Искәртеп узабыз, “Чистай” индустриаль паркында яңа завод нигезенә беренче таш салу тантанасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Elsevier («Эльзевир») компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча вице-президенты Джей Си Ханеке белән фән-белем бирү һәм тикшеренү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда катнашу өчен Татарстан Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре һ.б. чакырылган иде.

Татарстан Республикасында соңгы мәгъләматлар буенча шикәр чөгендерен җыю 2,1 млн. тонна тәшкил итте. Кырлардан 1,460 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте. Киңәшмне элемтә режимында бөтен муниципаль берәмлекләр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Минсәгыйрь Нуретдинов сүзләренчә, республиканың шикәр заводларында 770 мең тонна продукция эшкәртелгән һәм 100 мең тонна шикәр җитештерелгән.

2013 елның 14 ноябренә Татарстан Республикасында 2, 061 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ул еллык заданиенең 85,9%ын тәшкил итә, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 107,5%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Бүген ТР Хөкүмәт йортында “Татарстан Республикасында фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрне үстерүгә ярдәм итү фонды” коммерцияле булмаган оешманың попечительлек советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Дельрус” компаниясе президенты Юлай Мәһдиев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук республика ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Комсомольская правда”ның “Нәшрият йорты” ЯАҖнең генераль директоры, баш редакторы Владимир Сунгоркин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, ТР Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин да катнашты.


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) күзәтү советы утырышында катнашты. Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Уңайлы инвестицион климатны булдыру һәм АСИ ярдәм итүче яңа проектларны үстерү мәсьәләләре турында сүз барды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International