Казанда (Глушко ур., 41 а) яңа “Азино” балалар поликлиникасы тантаналы төстә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Бу сәламәтлек саклау объекты “ТР ССМның Республика балалар клиник сырхауханәсе” ДАУЗ составына керә һәм Россиядә иң эре балалар поликлиникасының берсе булып тора, мәйданы - 9 794,3 кв. метр, объект хакы – 411,9 млн. сум. Казан мэры Илсур Метшин, тантанада чыгыш ясап белдергәнчә, “Азино” микрорайонында яшәүчеләр өчен яңа балалар поликлиникасы – иң озак көтелгән вакыйга. Бу 70 мең бала өчен үз вакытында заманча медицина ярдәме алу дигән сүз.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җитәкчелегенең татарларга яхшы яшәү шартларын булдыруга куйган көчләрен югары бәяли. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә Татарлар Көненә багышланган тантаналы кичәдә хәбәр итте. Мәскәү музыка йортында узган гадәттәге тантанада шулай ук Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Сергей Собянин да катнашты.
Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә нәтиҗә ясап Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников Татарстан Республикасы җитәкчелегенең студентлар Уеннарын оештыруда һәм иминлек тәэмин итүдә югары нәтиҗәгә ирешүен билгеләп үтте.