Бүген иртән Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм уздыру буенча оргкомитеты җитәкчесе Игорь Шувалов һәм Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко килделәр. «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова, XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, ТР яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм министры Рафис Борһанов каршы алдылар.
Бүген Казанда авиация сәнәгате өчен композит детальләр чыгару буенча "КАПО-Композит" заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, "Объединенная авиастроительная корпорация" ААҖ президенты Михаил Погосян, "Композит" ЯАҖ башлыгы Анатолий Гайданский катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы бинасын ачу тантанасында катнашты. Казанда Казахстан Республикасының Генераль консуллыгы Карл Маркс ур., 8/13 йортта урнашкан. Чарада Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Галым Оразбаков, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Әсхәт Нускабай, Россия МИДының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов спортчы-хоккейчылар Алексей Морозовка һәм Данис Зариповка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнарын тапшырды. Чара Казан Кремленең каминлы залында узды, анда «Татнефть» ААҖ генераль директоры, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Шәфәгат Тәһәветдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Euronews челтәренең сатулар буенча директоры Жильберто Грибадо белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.
Татарстан Республикасында 3 июльгә күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре барлыгы 3 млрд. 497 млн. сум дәрәҗәсендә үтәлгән инде, бу еллык лимитның 74%ын тәшкил итә. Эшләр 2013 ел программасы белән билгеләнгән 823 йортның 821ендә, республиканың 41 муниципаль районында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды, чара видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән алып барылды, шулай ук on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru)