ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисад форумы директоры Борге Бренде белән очрашты. Очрашу Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге аш кысаларында үтте. (Санкт-Петербург, «Астория» кунакханәсе).


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Инновацион технологияләр өлкәсендә эшләүче халыкара компанияләр вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Барлык чаралар да Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Аерым алганда, IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты белән Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган перспектив проектларда катнашу мәсьәләләре турында сөйләште.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән АКШ арасында сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булырга мөмкин. Бу хакта бүген АКШ сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән узган очрашуда хәбәр итте. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (комплекс “Ленэкспо”, Санкт-Петербург) кысаларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Германия Федератив Республикасының (ФРГ) Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире (ФРГ) Икътисад министрлыгының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки җитәкчелегендәге делегация әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүген Германиянең бу – иң алга киткән, кеше һәм сәнәгать ресурслары тупланган регионнарыннан берсе, дип билгеләп үтте.

Архангельск өлкәсен Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы җитештергән суднолар белән тәэмин итү турында мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов фикер алыштылар. Ике федерация субъектлары башлыклары очрашуы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды ("Ленэкспо" комплексы, Санкт-Петербург).

“Томсон Рейтерс” (Thomson Reuters) компаниясе – халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүче - Татарстан Республикасы чимал һәм энергетика компанияләре өчен үз мөмкинлекләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдир итте. “Томсон Рейтерс” тәкъдир итүе “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы кысаларында узды.

“Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм АВВ Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг җитәкчелегендә АВВ компаниясе җитәкчелеге фикер алышты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) кысаларында узды.

«ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖның яңа көчләр төзү проектында катнашу мөмкинлеге, энергетика өлкәсендә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек преспективалары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм идарә әгъзасы -  «ИНТЕР РАО ЕЭС» ААҖның стратегияләр һәм инвестицияләр блогы буенча җитәкче Илнар Мирсияпов сөйләштеләр. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. 

БДБда, Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Европада MasterCard компаниясе президенты Белла Ставчански белән бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында "Ленэкспо" мәйданчыгында узды.

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм БДБ SAP компаниясе генераль директоры Виталий Постолатий белән стратегик партнерлык мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (комплекс “Ленэкспо”, Санкт-Петербург) кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International