Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең планетариен ачу тантанасында катнашты . Планетарий В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә урнашкан, обсерваториянең гомуми мәйданы 15 га тирәсе. Монда соңрак астропарк – фәнни-мәгариф һәм белем алу-күңел ачу объекты төзү карала. Исегезгә төшерәбез, планетарийның һәм киләчәк астропаркның беренче нигез ташы ике ел элек, 2011 елның 22 августында салынган иде.
Сингапур Премьер-министры урынбасары, Сингапур финанслар министрыТарман Шанмугаратнам белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган чарада шулай ук Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республикада соңгы көннәрдә булган начар һава торышы шартларыннан килгән зыянны киметү өчен көч һәм ресурсларын тупларга кирәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында атна саен уза торган киңәшмәдә белдерде.
Петербург халыкара икътисадый форумның чараларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Искә төшерик, форум 20 июньнән 22 июньгә хәтле төньяк башкалада "Ленэкспо" комплексы территориясендә уза, аңарда бөтен дөньядан 5000гә якын кунак катнаша, 70тән артык ил тәкъдир ителә.
Мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү турында өч яклы килешүгә бүген “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов имза салды. Имза салу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) мәйданчыгында узды.
Татарстан Республиасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасын бөтен АИРР Советы әзгъзалары бер тавыштан сайладылар. Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советының гомуми җыелышы бүген Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Җыелышта РФ Дәүләт Думасы рәисе, АИРР Күзәтү Советы рәисе Сергей Нарышкин, «Роснано» идарә рәисе Анатолий Чубайс, регионнар башлыклары – АИРР әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Сбербанкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта Татарстан Республикасында мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирүе системасын үстерү, мәгълүмат технологияләрен мәгариф системасына кертү турында сөйләде (Санкт-Петербург, “Астория” отеле). Сбербанкның эшлекле иртәнге ашлары – гадәттә эре инвестицион-икътисадый форумнарда, шул исәптән Петербург халыкара икътисадый форумында (2013 елның 20-21 июне) уздырыла торган чара. Быел ул “Кеше капиталына инвестицияләр” темасына багышланган. Дискуссия модераторы Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф булды.