ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре язгы ташуга ике сценария буенча әзерләнә, шуларның берсе республикада яшәүчеләрнең күбесенә зыян китерергә мөмкин.Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта фикер алыштылар.
ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, Татарстан Республикасы территориясендә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык уздырыла. Элек бу эшләр 1 апрельдән башланса, быел һаман да кар калын һәм һава торышы катлаулы булу сәбәпле, шулай ук XXVII Универсиадага якынрак китерү йөзеннән, ул 15 көнгә чигерелә.Бүген ТР Хөкүмәте йортында, республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында, уздырылган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидров шулай дип игълан итте.

25
март, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИда булды, анда ул вузның гыйльми советы эшчәнлегендә ТР Хөкүмәт рәисе буларак кына түгел, ә вузның Попечительләр советы рәисе сыйфатында да катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2012” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә балалар алган, күпбалалы гаиләләр һ.б. катнашты. “Ел хәйриячесе” бәйгесенә бу юлы алтынчы тапкыр йомгак ясалды.
Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе язгы-кыр эшләре мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Анда инновацион проектлар каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Асхат Нускабай белән очрашты.
Бүген Казанда “Татнефть” ААҖ Директорлар советының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендәге чираттагы утырышы узды. “Татнефть” ААҖнең 2013 елның ике ае эчендәге бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм апрель аена, агымдагы елның икенче кварталына бюджет расланды.

24
март, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының Саба районындагы мемориалда булды. Турнирда шулай ук РФ Президенты киңәшчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясенең попечительләр советы рәисе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та булдылар.

23
март, 2013 ел
шимбә
Россия төбәкләрендәге татар авылларында хәләл продукция җитештерү, авыллардагы гаилә фермалары өчен продукция эшкәртү өчен мини цехлар булдыру перспективалары, хәләл ризык җитештерүчеләрнең Бөтенроссия оешмасын булдыру, чит төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен Казандагы “Агропромпарк”та ташламалы шартларда сату урыннары белән тәэмин итү, татар эшмәкәрләренең табыш артыннан гына кумыйча, авыларны үстерүгә ярдәм итүе һ.б. мәсьәләләр бүген Татар авыллары эшмәкәрләренең икенче Бөтенроссия җыены пленар утырышында күтәрелде. Камал театры бинасында пленар утырышның ачылышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Илнең 31 төбәгеннән җыелган татар эшмәкәрләре трибунадан күтәргән темалар болар белән генә чикләнмәде, билгеле. Телне, нәселне саклап калу, үрнәк татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнү, уртак көч белән татар авыллары, татар шәхесләре тарихын язу мәсьәләләренә дә зур урын бирелде бу утырышта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International