ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның Аксубай районында 2012елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча район Советы сессиясе узды.Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Аксубай районында, шушы көннәрдә ачылган дәүләт хезмәтенең күп функцияле үзәгендә булды.

2013 елның 1 апреленә кадәр Татарстан һәм “Газпром” ААҖ вәкилләре катнашында эш төркеме Татарстан Республикасында газ моторлы комплексы базарын үстерү программасы проектын тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта бүген газ моторлы базар үсеше мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков тарафыннан алып барылган киңәшмәдә катнашучылар үзара килештеләр.


Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Лаеш районында булды. Ул Лаеш муниципаль районы советының, 2012 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм агымдагы 2013 нче елга булган бурычларга багышланган 20 нче хисап сессиясе утырышында катнашты.
. Төп доклад белән район башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады..
“Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында Лаеш районы беренче тапкыр өченче урынга чыгуга иреште.
Бүген Казанга «Газпром» ААҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков эшлекле сәфәргә килгән. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков,Татарстан республикасының Лаеш муниципаль районы советының 20 нче хисап сессиясендә катнашты.

Илдар Халиков сукыр һәм начар күрүче балалар өчен коррекцияләү мәктәп-интернатында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча министр урынбасары Александр Чуприян белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Иминлек Советы Секретаре Валерий Власов, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.

Социалистик  Хезмәт Герое, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә 85 яшьлек юбилее белән котлады.


5
март, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә металл эшкәртүче җайланмалар җитештерүләрен булдыру шартлары һәм перспективалары» Халыкара инвестиция форумы эшендә катнашты. (Мәскәү, “Станкин” МГТУ)

Бүген Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов “Новая Тура” технополисында булды. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев белән бергәләп эшмәкәрләр өчен булдырылган шартлар белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International