Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ЯҢАЛЫКЛАР
30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Рөстәм Миңнеханов: 2012 елның 9 аенда Татарстан нефтьчеләренең барлык дәрәҗә бюджетка керткән түләү күләме 10 миллиард евро тәшкил иткән
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә агымдагы елның 9 аена Татарстан нефть тармагы эше нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды. ТР Президенты нефтьчеләргә ТР һәм Россия социаль-икътисади үсешенә өлеш керткәннәре өчен, рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, ТР нефтьчеләренең 9 айга барлык дәрәҗә бюджетларга салым түләүләре 10 миллард евро булган. Аларның 90 проценты федераль бюджетка туры килә.
Илдар Халиков республиканың Әгерҗе районында булды
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Әгерҗе районында булды. Сәфәре вакытында И.Халиков Бөек ватан сугышы ветераннары өчен, 15 фатирлы йорттагы төзелеш эшләре барышы белән танышты. Өметов урамындагы йортта төзелеш ахырына якынлаша. Гыйнварда ветераннарга яңа фатир ачкычларын тапшыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә “Гаилә табибы” офисында булды
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәткә эш сәфәре барышында гомумпрактика табибларының “Гаилә табибы” (“Семейный доктор”) офисында булды. Офис Әлмәт шәһәренең 60 еллык юбилее һәм Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан кала халкына бүләк булды. Ул әле күптән түгел генә нефтьчеләр башкаласының халык тыгызлыгы зур булган “Яшьлек” микрорайонында ишекләрен ачкан иде. Бүген биредә яшәүчеләр саны 4000 нән артык, микрорайон киңәюен дәвам итә. Әлеге социаль әһәмияттәге проект шәһәр халкын үтемле амбулатор ярдәм белән тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлыр советының чираттагы утырышын уздырды
Бүген Әлмәттә компаниянең Директорлар советы рәисе - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы үтте.
Илдар Халиков Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Татарстан күп еллар дәвамында сәнәгать, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә лидер булып тора. Без ел саен тапшырган бүләкләр ТР һәм РФ уңышлары өчен хезмәт итүнең ачык дәлиле”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков тантаналы чараны ачып.
29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Сыйфат бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Бүген Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика бәйгесе һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лауреатлар һәм дипломантларны котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Чехия бизнесының республика территориясендә эшләве белән кызыксына”
Чехия компанияләре технологик яктан һәм фәнни казанышларга нигезләнгән булуы белән аерылып тора. Татарстан Чехия бизнесының уртак проектлар кысаларында һәм үз производстволарын булдырып республика территориясендә эшләве белән кызыксына. Бүген Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда әлеге илнең эшлекле даирә вәкилләре, Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары һ.б. катнашты.
Казанда Ленин дамбасы буенча транспорт хәрәкәте ачылды
Бүген Казанда Ленин дамбасы буенча транспорт хәрәкәте ачылды. Күпер озынлыгы 282 метр, киңлеге тротуарны да исәпкә алып 21 метр тәшкил итә. Юл хәрәкәте Ленин күперенең 4 полосадан торган уң як өлеше буенча ачылды.
28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Казанда Россия һәм Чехия арасында хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы үтте
Бүген Казанда РФ һәм Чехия Республикалары арасында икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең 8 нче пленар утырышы үтте. Россиянең төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев рәислегендә үткән чарада Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Вьетнам Социалистик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон белән очрашты
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Вьетнам Социалистик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фам Суан Шон белән очрашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз