ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2010 ел
җомга
Бүген “Сочи-2010” форумында Татарстан стендында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең РФдагы илчесе Жан де Глинасти белән очрашты.

Очрашуда Франция делегациясенең Татарстанга визиты буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый элемтәләр ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне киңәйтә.
“Сочи-2010” халыкара инвестицион форумда катнашучылар “Кече бизнеска юл бирегез!” дип аталган иртәнге аш вакытында кече бизнесны үстерү өлкәсендәге агымдагы трендлар буенча фикер алышты. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

16
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар краена эшлекле сәфәр кыла. Ул анда бүген ачылучы “Сочи-2010” IX Халыкара инвестиция форумында катнашачак.

“Сочи-2010” форумы Краснодар крае Кара диңгез буенда 16-19 сентябрь көннәрендә үтә. Форумның тантаналы ачылышы һәм күргәзмәләр белән танышу 17 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында катнашачак, анда РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Инвестицион климат: максатлар, өметләр һәм нәтиҗәләр” дигән темага чыгыш ясар дип көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Рязань өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Ревякин җитәкчелегендәге Рязань өлкәсе делегациясе белән очрашты.

Илдар Халиков очрашу башында күптән түгел Рязаньда булуы һәм шәһәр анда яхшы тәэсир калдыруы хакында хәбәр итте. ТР Хөкүмәте башлыгы тәҗрибә алмашуның әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук кунакларга Казан белән якыннанрак танышырга тәкъдим итте.
Бу көннәрдә Россиянең 40 төбәгеннән 700 гә якын татар имамы, имам-мөхтәсибе һәм мөфтиләр – Казанда. Бүген Татарстан башкаласында “Милли тормыш һәм дин” дигән форум ачылды. Аның бүгенге программасында Камал театры бинасында ике пленар утырыш урын алган. Ә иртәгә дин әһелләре фикерләшүне “Пирамида” үзәгендә дәвам итәчәк. Бүген көннең беренче яртысындагы беренче пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Җыенда шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алексей Гришин һ.б. кунаклар катнашты. Татар имамнарының мондый масштабта Казанда тәүге тапкыр узучы җыены изге Коръән аятьләрен укудан башланып китте.

15
сентябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Франция эшлекле даирәләре миссиясе бу көннәрдә Татарстан башкаласында. Сәфәр “Франция предприятиеләре хәрәкәте” бизнес-берләшмәләренең Идел буе төбәкләренә теплоходта икътисади миссиясе кысаларында оештырылды. Делегациягә бизнес-берләшмәнең Шампань-Арден төбәге президенты Пьер Посеме белән төбәк советы президенты Жан Поль Баши җитәкчелек итә. Делегация әгъзалары арасында халыкара юнәлешләрдә пассажирлар һәм йөк ташучылар, бетон эшләнмәләр, инфраструктура өчен җиһазлар җитештерүчеләр, финанслар, мөлкәт, күчемсез милекне сату-сатып алу белән идарә буенча консалтинг хезмәте күрсәтүчеләр, сәнәгать өчен хезмәтләрнең тулы спектрын күрсәтүчеләр һ.б. бар.
Бу көннәрдә Татарстан башкаласы Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән музей элитасын үзенә җыйды. 14-18 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара Музейлар форумы уза. Җыен Россиянең эре төбәк музейларының берсе -Татарстан Милли музееның 115 еллык юбилее кысаларында оештырылды. Бүген форум делегатлары белән Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты.

Халыкара Музейлар форумын уздыру урыны итеп Казанның бик лаеклы сайлануын очрашуга килгән музей хезмәткәрләре кат-кат билгеләп узды. Алар фикеренчә, бу республиканың мәдәният һәм туризм проектларын үстерүгә керткән өлешен югары бәяләү булып тора. Татарстан хакимият, җәмгыять һәм мәдәниятнең бергә кушылу өлгесе булып тора. Алар бу юнәлешнең зур перспективасын аңлаган өчен ТР Президентына рәхмәт белдерделәр.

14
сентябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Казанның Зур Кызыл урамында Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсенең яңа бинасы ачылды. Яңа бинаны ачу тантанасында Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль куркынычсызлык хезмәте ветераннары, ведомстволар вәкилләре катнашты.

Александр Бортников бинаны ачу тантанасында белдергәнчә, бүгенге көн Федераль куркынычсызлык хезмәте ТР буенча идарәсе өчен генә түгел, ә бөтен ведомство өчен истәлекле көн булды. Яңа бина иң заманча таләпләргә җавап бирә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Дмитрий Медведев адресына 45 яшь тулуы уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе Андрей Крайний белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Федераль балыкчылык агентлыгы арасында “2009-2014 елларда балык хуҗалыгы комплексының ресурс потенциалын файдалану һәм үстерүдә нәтиҗәлелекне арттыру” дигән Федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International