ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2010 ел
якшәмбе
Меңьеллык мәйданында узган парадтан соң, бүген Бөек Җиңүнең 65-еллыгына багышланган тантана Казан Кремленең Герблар залында дәвам итте. Биредә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү узды. Тантаналы кабул итүгә шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Президентның социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. чакырылган иде. Тантана башланганчыга кадәр ветераннар республика җитәкчеләре белән күмәк фотога төште.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Жиңүнең 65-еллыгы уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Бүген Казанның Арча зиратында күмелгән хәрбиләрнең каберләренә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар.

8
май, 2010 ел
шимбә
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов белән бергә Зәйнең “Энергия” стадионында оештырылган бәйрәм тамашасында булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге учреждениедә Тернәкләндерү медицинасы үзәге ачылу уңаеннан Казанның сугыш ветераннары госпиталендә булды. Республика башлыгы өчен дәвалау учрежденисесе буенча экскурсияне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үткәрде.

7
май, 2010 ел
җомга
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла торган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов залдагыларга мөрәҗәгать итеп: “Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, офицерлар һәм хәрби хезмәттәгеләр! Татарстан Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызны да күп милләтле халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 65 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм, һәрбарчагызга сәламәтлек телим”, – диде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кнорр-Бремзе АГ" Күзәтү Советы рәисе Һайнц Тиле белән очрашты.
 
Очрашуда сүз "Кнорр-Бремзе АГ" һәм "КамАЗ" ААҖнең хезмәттәшлеге турында барды.

6
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында булды. Хөкүмәт башлыгының министр Әсгать Сәфәров белән очрашуында эчке эшләр органнарының оператив-хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралган.

5
май, 2010 ел
чәршәмбе
“Казан Универсиадасы 2014 елда Сочида узачак кышкы олимпия уеннарының кереш өлеше булырга тиеш”. Бүген Казан Кремлендә 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә РФ Премьер-министры Владимир Путин әнә шулай дип белдерде. РФ Хөкүмәте җитәкчесе рәислегендә узган киңәшмәдә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелеге, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин бүген Казанга сәфәре барышында Универсиада объектлары белән танышып чыкканнан соң, масштаблы халыкара ярышларга әзерлек эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде. Ул бу хакта Казан Кремлендә узган киңәшмәдә җиткерде. Хөкүмәт рәисе Универсиадага әзерлек эшләрендә федераль, төбәк һәм шәһәр хакимияте органнарының үзара ярдәмләшеп эшләвеннән дә канәгать калуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International