ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2010 ел
җомга
Бүген Беларусь Республикасының рәсми делегация әгъзалары Казандагы Универсиада-2013 Авылының төзелеш мәйданчыгын карады.

Исегезгә төшерәбез: Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкчелегендәге рәсми делегация Казанга ике көнле рәсми визит белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласына ике көнлек визит белән Беларусь Республикасының рәсми делегациясе килде. Көндезге сәгать 12дә Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкчелегендәге рәсми делегация әгъзалары белән очкыч "Казан" халыкара һава аланына килеп төште.

12
май, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков статc-сәркатиб - Россиянең гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне юкка чыгару буенча министры урынбасары Владимир Пучков белән очрашты.
Торак шатларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да Җиңү бәйрәменә кадәр яңа фатирлы булды. Хәзер бурыч -торак шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан ветераннарны фатирлы итү. Ил күләмендә бу эшне агымдагы ел ахырына кадәр башкарып чыгу бурычы куела. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген Татарстанда бу исемлектә 8338 ветеран гаиләсе исәпләнә. Агымдагы елда ветераннарны торак белән тәэмин итү бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган видеокиңәшмәдә күтәрелгән төп темаларның берсе иде.
2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы транспорт белән  тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәне кичә, 11нче май көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

11
май, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Төркия Республикасына китте. Делегацияне Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев җитәкли.
2-8нче май көннәрендә мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов җитәкчелегендәге Татарстан педагоглары делегациясе Сингапурда булды.
оңгы вакытларда Татарстанга чит төбәкләрдән сыйфатсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы туклану продуктлары кертү фактлары ешайган.

10
май, 2010 ел
дүшәмбе
Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең хокукый нигезләрен камилләштерү, автоном учреждениеләр челтәрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында сөйләштеләр.

9
май, 2010 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Меңьеллык мәйданында үткәрелгән хәрби парад аның иң югары ноктасы булды. Парадта, театральләштерелгән һәм концерт программаларында дүрт меңнән артык кеше (1000нән артык артист һәм башкаручы) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International