Бәһрәйн стратегик, халыкара һәм энергетик тикшеренүләр үзәге (“Дерасат”) Попечительләр советы рәисе Халед Бен Ибраһим әл-Фадалла Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә 80 яшьлек юбилее алдыннан котлаулар килә.
Юбилее белән Минтимер Шәймиевне Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко котлады.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерацияясе Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән аның 80 яшьлек юбилее алдыннан очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумындагы берничә чарада катнашты.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә (2017 ел 16-19 гыйнвар).
Аерым алганда, ТР Президенты БИФ кысаларындагы Европа берлеге үсешенә багышланган сессиядә катнашты. Анда АКШ вице-президенты Джо Байден чыгыш ясады. «Европа: интеграция һәм конкуренциягә сәләтлеккә ярдәм итү» сессиясендә сәяси эшлеклеләр чыгышларында хәзерге тотрыксыз вәзгыятьтә Еврозонага икътисадый үсешкә мөмкилнелкәрне билгеләргә тырыштылар.
Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елда 3,5 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта республика таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы 2017кысаларындагы сессияләр һәм дискуссияләрдә катнаша.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) эш сәфәрендә (2017 ел 16-19 гыйнвар).
Рөстәм Миңнеханов "Стратегик яңарыш: Цифрлы икътисад киләчәге" (Congress Centre, Aspen 1) сессиясендщ катнашты, анда цифрлы икътисад үзгәрүенә ярдәм итүче төп этәргечләр турында, шул үзгәрешләргә яңа лидерлар ничек әзерләнергә тиеш булуы турында сүз барды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында Илдар Халиковның эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоска (Швейцария) килде. Эш сәфәренең төп максаты – Бөтендөнья икътисадый форумы чараларында катнашу.
Искәртәбез, 2017 елгы форум Давоста 17 гыйнвардан алып 20 гыйнварга кадәр «Җавалы лидерлык» шигаре астында узачак. Давоста дөньяның 90 иленнән 2 500тән артык кеше катнашачак дип көтелә. Бу форум – Бөтендөнья икътисадый форумының төп чарасы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Hunan Sinda Elevator Co. («Синьда Чжинэн») компаниясе (Кытай) җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры С.А.Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе В.Г.Чагин һәм «КАМАЗ-мастер» командасына «Дакар-2017» раллиенда җиңү белән котлау юллады.