Татарстан, тышкы сәяси катлаулыкларга карамастан, Германия төбәкләре белән һәрвакыт актив хезмәттәшлеккә әзер, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония (ГФР) Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстанга Германия федератив республика делегациясе визиты кысаларында Казанда «Татарстан – Саксония» икътисади форумы үткән. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан һәм Саксония дәүләт хакимияте һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстанга өч көнлек эш сәфәре белән Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан предприятиеләрендә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатының мәгънәсен аңлау елдан-ел арта бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» УК» ҖЧҖ генераль директоры Артём Молчанов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин да катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФМБАның «Пульмонология фәнни-тикшеренү институты» ФДУ директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Александр Чучалин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда бишенече чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме өченче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.
Бүген Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы жирәбәсе узды. Тантананы ачып, ФИФА президенты Джанни Инфантино турнирны оештыручы шәһәрләрнең берсе булган Казанның казанышын билгеләп үтте.Чарада РФ Хөкүмәте Рәисенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Виталий Мутко, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, FIFA президенты Джанни Инфантино, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында булды. Аны Татарстан Респуликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрделәр.