ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов FIFA президенты Джанни Инфантино белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Джанни Инфантинога "Казан Кремле" тарихи-архитектур һәм сәнгәть музей-тыюлыгы территориясе буйлап экскурсия оештырылды. 

Рөстәм Миңнеханов белән Джанни Инфантино Казан Кремленең күзәтү мәйданчыгыннан шәһәр панорамасын карады.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 2016 елда 105,2 % тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

 

Татарстан Республикасында 2016 елның 25 ноябрь көненә 2 млн. 8,4 мең кв. м торак сафка кертелгән. 13 муниципаль районда 2016 елга торак төзү буенча пландагы бурыч тулы күләмдә башкарылган - Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Кайбыч, Чирмешән, Чистай, Питрәч, Лаеш, Тукай, Әтнә, Югары Ослан, Теләче районнарыда. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Казанга РФ Хөкүмәте Рәисенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча урынбасары Виталий Мутко, РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм FIFA президенты Джанни Инфантино килделәр. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытайның KERUI компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Илдар Халиков Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Кытай коллегаларына төбәккә булган кызыксыну һәм очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерде. Ул соңгы вакытта Кытай партнерлары белән эшлекле элемтәләр артты һәм системалы рәвештә бара, дип билгеләде.

Россиядә хезмәт хакларын түләү буенча тоткарлыкларның гомуми күләме 4 млрд. сум яисә предприятиеләрдә бер айлык хезмәт хакы фондының 1%ы күләмендә исәпләнә. Бу хакта бүген Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев хезмәт хаклары буенча бурычларга багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында  белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Отылган як та риза булырлык итеп эшләү – ТР җәмәгать судьялары системасында мөһим сыйфат. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  Казанның Мәскәү районы җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачылу тантанасында белдерде.

Бу чарада ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР юстицияя министры Лариса Глухова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Илдар Халиковка ремонт үткәрелгән бинаны –утырышлар залын, җәмәгать судьяларының эш бүлмәләрен күрсәттеләр.   

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бүген 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр кубогы-2017 уздыру чорында иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара оператив штабның чираттагы утырышы уздырылды.    

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ФИХ директорының беренче урынбасары Сергей Смирнов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.   


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «СуперОкс» ЯАҖ нең Директорлар советы рәисе Андрей Вавилов белән очрашты. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районының 25 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу өчен районга эш сәфәре белән килде. 

Программасының беренче пунктында Олы Тиләҗе авылында булу иде, анда яңа башлангыч мәктәп ачылды. Мәгариф оешмасы 15 балага исәпләнгән. Төзелеш авыл территорияләрен үстерүнең федераль программасы кысаларында башкарылган.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International