Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар төбәктә гандбол үсеше мәсьәләләре турында, спорт тематикасына башка мәсьәләләр турында фикер алышты.
Татарстанда бөтен юл техникасы ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы эшкә 100% әзер. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җиткерде.
Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте.
Утырыш Татарстанда хезмәт базарының үсешенә багышланды һәм республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Намибия Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ндали Че Камати белән очрашты. Очрашу ТР Хөүмәте Йортындагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.
Чараны Горкида (Мәскәү өлкәсе) Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышта катнашучылар «Имин һәм сыйфатлы юллар», «ТКХ һәм шәһәр мохите», «Кече бизнес һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасы» өстенлекле программалары турында фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, Казан мэры Илсур Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан салым органнары хезмәткәрләрен Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Иннополис шәһәрендә булды.
Искәртәбез, Олег Кожемяко Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016 елның 20-21 ноябре) килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Сахалин өлкәсе губернаторы Иннополис шәһәренең кызыклы объектлары белән танышты, шул исәптән Попов ис. технопарк, Иннополис университеты, югары уку йортының спорт комплексы һәм башкалар.
Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016 елның 20-21 ноябре) Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко килде.
«Казан» халыкара аэропортында Олег Кожемяконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» II Мәскәү яшьләр форумында катнашты.
Чара «Корстон» (Мәскәү) кунакханә комплексының «Чайковский» залында узды. Форумда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең 35 яшькә кадәрге яшьләре катнашты – башкаланың югары уку йортлары студентлары һәм яшь белгечләр.
Искәртәбез, форумның төп максаты – Мәскәү регионы яшьләр берләшмәләрен берләштерү, яшьләрнең социаль адаптациясенә ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү