ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи МИЗның Төркия резидент компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Нихат Зәйбәкҗиның Татарстанга визиты – Татарстан Республикасы белән Төркия партнёрлары арасында тулы масштаблы хезмәттәшлекне яңартып җибәрү өчен яхшы этәргеч. 

Бүген Алабуга мунициципаль районы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә төзелеш (лист) пыяласы җитештерү буенча яңа «Тракья Гласс Рус» заводын һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи катнашты. 

«Тракья Гласс Рус» – «Sisecam» («Шишеджам») Төркия компаниясе белән «Saint-Gobain» («Сен-Гобен») француз компаниясенең уртак проекты. Завод төзелеш (лист) пыяласы, көзгеләр һәм өслекле пыял, җитештерү белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасында бу көннәрдә бәрәңге җыю тәмамлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бәрәңге 7 мең гектар җирдә җыелган (87 %). Тагын 1 мең гектар җирдә эшләрне тәмамларга кирәк. 

"Һава торышы уңыш җыюга уңайлы, техника әзер", - дие билгеләде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.  

Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән. Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 5 кә кимегән, авыр җәрәхәтләргә китергәннәре сигезгә кимегән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи килде. «Казан» халыкара аэропортында шәрәфле кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Сәфәренең төп максаты – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булу һәм андагы Төркия предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышу.

Бүген «Россия-1» телеканалында турыдан-туры эфирда 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа банкнотлардагы символлар өчен бөтенроссия тавыш бирүендә җиңүчеләр билгеле булды. Соңгы көнне Ерак Көнчыгыш белән Севастополь алга чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне тәбрик итте һәм һәр дәгъвачы шәһәрнең, һичшиксез, яңа купюрларда чагылыш табуга лаек икәнен билгеләп үтте. 

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Очрашу «Газпром» ГАҖның рәсми офисында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты. 

Яклар Татарстан белән «Газпром» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше белән танышты. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров озата йөрде.

Эшнең барышы турында “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм подрядчы оешма җитәкчесе – “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов сөйләде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия утырышы узды.

Бу чарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яяклау министры Эльмира Зарипова, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берлегенең координацион советы рәисе Александр Лаврентьев, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин катнашты.

Бүген Казанда “Пирамида” комплексында Укытучылар көненә багышланган тантана уздырылды. Халыкара һөнәри бәйрәмдә Татарстанның меңнән артык педагогик хезмәткәре, шул исәптән мәгариф идарәләре һәм бүлекләре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, иң уңышлы мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.

Тантанада республика Премьер-министры Илдар Халиков педагогик хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International