Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше белән танышу максатыннан, эш сәфәре белән Болгарга килде. Аның белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та бар иде.
Иң элек Минтимер Шәймиев 200 сумлык акчада Казан сурәте төшерелгән зурайтылган үрнәкне тоткан яшьләр һәм төзүчеләр янында фотога төште. Дәүләт Киңәшчесе яңа кәгазь акча банкнотларында сурәтләнәчәк шәһәр өчен бүген Интернет челтәрендә тавыш бирү төгәлләнүен искәртте. Акчалар тышлыгында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәген әйтик. Моңа берничә шәһәр дәгъва кыла, шул исәптән Казан да.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AirBaltic компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Ригада компания офисында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ригада ике көнлек (2016 елның 5-6 октябре) эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнехановка компаниянең дөнья базарындагы эшчәнлеген тәкъдир иттеләр.
Риганы азат итүчеләр һәйкәленә бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчәкләр салды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына ике көнлек визит белән килде.
Риганы азат итүчеләр һәйкәле мемориаль комлпексы Латвия башкаласында Даугава елгасының сул ярында Таш күпер артында урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары - Латвия Республикасы икътисад министры Арвилс Ашераденс белән очрашты.
Очрашу Ригада Рөстәм Миңнехановның Латвиягә эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге визит Россия-Латвия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Латвия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә, тулаем мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсештә уңышларын бүген Латвия Республикасы Премьер-министры Марис Кучинскис билгеләп үтте. Без Татарстанның Россия регионы буларак үсешен күзәтәбез, диде ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.
Очрашу Латвия Министрлар Кабинетында узды.
Рөстәм Миңнеханов Латвия җитәкчелеге һәм Россиядә Лавтия Илчелегенә Татарстан делегациясенең Ригага рәсми визитын оештыру һәм җылы каршу алу өчен рәхмәт белдерде.
Рига мэры Нил Ушаков белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына эш сәфәре кысаларында очрашты.
Очрашу Рига мэриясе бинасында үтте.
Татарстан делегациясен сәламләп Нил Ушаков белдергәнчә, Россия регионнары белән хезмәттәшлек электән өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Ул билгеләгәнчә, бүген Россиянең Татарстан регионы турында күп илләрдә беләләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына эш сәфәре кысаларында Рига ирекле портында булды.
Рига ирекле порты (РСП) – бүген Латвиядә Балтика диңгезендәге иң эре һәм мөһим транспорт үзәгенең берсе.
Татарстан Республикасы Латвия предприятиеләре өчен Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга мөмкин.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Татарстан-Латвия эшлекле форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Искәртәбез, форумны Латвия Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы (LIAA) һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Латвиядәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты.
Очрашу Ригадагы "Мәскәү йорты" Мәскәү мәдәни-эшлекле үзәге залында үтте.
Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров ачып җибәрде. Ул кыскача БТК тарафыннан дөньядагы татар иҗтимагый оешмалары белән алып барылучы эш турында сөйләде.
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре - Латвия һәм Балтыйк буе илләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы ярдәмчеләр, диде Татарстан Президенты.
Бүген Ригада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашты.
Очрашу Президент Сараенда (Рига замогы) узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Латвия башкаласына ике көнлек (2016 елның 5-6 октябре) эш сәфәре белән килде.