ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Системный оператор Единой энергетической системы» ААҖ идарәсе рәисе Борис Аюев белән очрашты.   

Очрашуда шулай ук «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев та катнашты. 

Бүген "Казан ярминкәсе" территориясендә Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында төзелеш тармагында һәм юл хуҗалыгында республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллану темасына ике түгәрәк өстәл үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Иокогава Электрик Корпорейшн» компаниясе (Япония) президенты Такаши Нишиджима белән очрашты. 

Очрашу Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика эре нефть, газ, химия предприятиеләре вәкилләре, Татарстан югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты. 

Бүген Казанда башланган Татарстан нефть, газ, химия форумы дәвамы буларак пленар утырыш уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов алып барды.

«1993 елдан бирле бу мәйданчык нефть, газ, химия тармагы белгечләренең конструктив сөйләшүләр алып бару урынына әйләнде. Анда катнашучылар географик яктан киңәйде. Быел форумда катнашырга теләк белдереп, Россия, АКШ, Украина, Һиндстан, Германия, Колумбия нефть компанияләре һәм фәнни берләшмәләреннән 600дән артык делегат теркәлгән. Галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында ирешелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруга хезмәт итүенә ышанам», - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ химиясенең зур күләмле чараларыннан берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары  Гомәр Дүсембаев, Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында үткән очрашуда шулай ук Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм ТР Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар. 


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә эш сәфәре кылды. Сәфәренең төп максаты төбәктәге хосусый  медицина учреждениеләрен үстерү тәҗрибәсе белән танышу булды.   

Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Одинцово районының шул ук исемдәге поселогында урнашкан «Лапино» клиник госпиталендә булды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “Шешләргә каршы укыту” мәгълүмат проектын башлап җибәрде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов хәбәр итте.

“Проект онкология буенча халыкның белемен күтәрүгә һәм онкологик ярдәм мәсьәләләрендә үзеңә карата җаваплылык тәрбияләүгә юнәлтелгән”, - дип ачыклады Сергей Осипов.

Татарстанда хәзер ОРВИ авыруының уртача үсеше күзәтелә. Атна саен ОРВИ белән авыручылар саны 5-7%ка арта бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә фондның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International