ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 9 аенда гражданнарга электрон рәвештә 38,5 млн хезмәт күрсәтелгән, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 75 процентка артык. Әлеге мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген торак-коммуналь хуҗалыгында күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда.

Ял 2015 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итә.


23
октябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан башкаласында Казан Кремле янында «Гаҗәеп Казан» велосипед маршрутын рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук шәһәрнең велосипед клубларының күп санлы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасында 50 мең гектардан шикәр чөгендере җыелган, бу мәйданнарның 87 %, тагын 7,7 мең гектардан уңышны җыеп аласы бар. Шикәр чөгендерен ноябрь аеның беренче декадасында җыеп бетерелер дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Татарстан Республикасында 2015 елның 22 октябренә 1 млн. 837,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылды, бу еллык биремнең 76,6%ын тәшкил итә. Шул исәптән үткән ике атна эчендә 99,9 мең кв. м тапшырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ мәдәният министры Владимир Мединский вакыйгаи туризм өлкәсендәге Russian Event Awards илкүләм конкурс проектларын бүләкләү тантанасында катнаштылар. Бу чара “Корстон” (Казан) комплексында узды.

Russian Event Awards - илкүләм премия, профессиональ берлек, туризм өлкәсендәге экспертлар тарафыннан булдырылган. 2015 елда премия дүртенче тапккыр бирелә.
Бүген кич Казанга Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген карап чыкты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.

Татарстанда террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга җитди игътибар бирелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча  координацион киңәшмәнең уртак утырышында хәбәр итте.   

Чара Чистай шәһәрендә узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International