Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология министрлыгы хезмәткәрләренә автомобиль ачкычлары тапшырды. Чара Казанда С.Сәйдәш исемендәге Зур концерт залы каршындагы мәйданда уздырылды. Аерым алганда, министрлык автопаркы 8 “Нива”, 8 “Лада Гранта” автомобильләре, шулай ук “Газель” автомобиле базасында урнашкан 1 күчмә экологик лаборатория белән тулыланды.
Татарстан Республикасында алкоголь базарының күпләп һәм ваклап сату сегментларында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (БДАМС) кертүнең «юл картасын» әзерләү буенча эш төркеме төзеләчәк.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында БДАМСны тәкъдир иткәндә хәбәр итте.
Чарада Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт (Росалкогольрегулирование) җитәкчесе Игорь Чуян да катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ штаб-фатирында республиканың кече нефть компанияләре белән кварталлык киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмәдә "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәкчеләре, ТР Президенты һәм Хөкүмәте аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Үзенең җитештерүен урнаштыру өчен 3М компаниясе «Алабуга» МИЗны сайлап алганга без горурланабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть-газ тармагы өчен сыек япмалар җитештерү буенча «3М Волга» заводын ачу тантанасында хәбәр итте.
Тантанада шулай ук 3М компаниясенең Россиядәге генераль директоры Роберт Николс, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, 3М комапниясенең җитештерү буенча Россиядәге директоры Евгений Мараховский, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.