ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Эчке эшләр органнары системасында иң борынгы һәм иң әһәмиятле бүлекчәләрнең берсе буларак, участок полициясе хезмәте иҗтимагый тәртине ныгытуга зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин участок полициясе вәкилләре хезмәте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара Казанда «Корстон» комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан территориясендә М-12 «Восток» автомобиль юлының җиденче этабын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстанлыларга 2,2 млн.сумнан артык салым хәбәрнамәсе җибәрелгән, алар буенча республика халкы 9,1 млрд. сум мөлкәт салымы түләргә тиеш - бу узган ел белән чагыштырганда 500 млн. сумга диярлек күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Чара Казанның «Идея» технопаркында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой Иннополиста булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасының берничә инфраструктур объектында булды.


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Үзеңнекеләрне кайгырту» республика программасы эшләнде. Уңайлылык өчен шул ук исемдәге интернет-ресурс эшләнгән һәм чат-бот эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International