ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте үсеше буенча совет рәисе Михаил Федотов белән очрашты.

Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә бүгенге көндә бигрәк тә яшьләр белән эшне оештыру, эшләр торышы, милләтара һәм конфессиональара сәясәт уздырылуы турында мәгълүматны җиткерү мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада РФ Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советы рәисе Михаил Федотов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко һәм башкалар катнашты.

Илдәге икътисадый ситуацияне исәпкә алып, Татарстанның Арбитраж судына бирелә торган гаризалар һәм дәгъвалар саны артачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж суды коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты хәбәр итте, утырыш 2014 елдагы эш йомгакларына багышланды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Николай Новиков, Идел буе округы Арбитраж суды Рәисе Юрий Глазов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

Үткән елга йомгак ясап, Николай Новиков билгеләп үткәнчә, 2013 ел белән чагыштырганда ТР Арбитраж судына кергән гаризалар саны 1,7%ка кимеде һәм 29852 тәшкил итте.

Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре, 1989-1990 елларда КПСС ҮК секретаре,1989-1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булган Гомәр Усманов белән хушлаштылар. Матәм җыенында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты.

24
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, анда регионнарның икътисадый тотрыклылыгын арттыру һәм вәкаләтләрен финанс белән тәэмин итү чаралары буенча фикер алыштылар. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин алып барды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Усмановлар гаиләсенә, Татарстанның күренекле җитәкчесе Гомәр Исмәгыйль улы Усманов вафат булу сәбәпле, кайгыларын уртаклашу телеграммасын җибәрде.

2014 елда Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе башкарма гамәлләр нәтиҗәсендә 8,5 миллиард сум акча түләткән, шул исәптән 2,9 миллиард сумы консолидацияләнгән бюджетка, дип хәбәр итте бүген ведеомствоның коллегия утырышында идарә җитәкчесе - ТРның баш суд приставы Радик Ильясов.
Бу чарада шулай ук Федераль суд приставлары хезмәте директоры - Россия баш суд приставы Артур Парфенчиков, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча РФ Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында катнашу өчен бердәм гариза бирә. Быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә республика бюджетыннан 500 млн. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.
Брифингта шулай ук ТР икътисад министры урынбасары – эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, Татарстанның Эшмәрлеккә ярдәм үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.

23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты - БГӘ тышкы эшләр министры, сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия-Әмирлекләр комиссиясе рәистәше Шәех Абдалла бән Зәед Әль-Нахайян белән очрашты. Очрашу Абу-Дабида узды. 

Ватанны саклаучылар көне белән татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International