Граждан-патриотик тәрбия эшенең уңышлы баруы барлык кызыксынучы якларның тырышлыгын берләштерүгә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында хәбәр итте. Казанда узган бу утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, темасы – яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм армиягә әзерләү. Утырышта шулай ук округ регионнары губернаторлары, РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Сергей Поспелов, Тулы вәкаләтле вәкил каршындагы яшьләр советы әгъзалары катнашты.
Бүген Казанда РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә Идел буе федераль округы регионнарының губернаторлары «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктында булдылар. Хезмәттәшләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Идел буе федераль округы регионнарында «Лукойл» нефть компаниясе эше мәсьәләләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында каралды, аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Лукойл» ААҖ башлыгы Ваһит Алекперов, округ регионнары җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда формалашкан җирле үзидарә системасы үзенең нәтиҗәле эшләвен исбатлады, һәм республика җитәкчелеге аны реформалауны кирәксез дип саный. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультатив советы утырышында белдерде. Утырышны Казанда РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия тышкы икътисадый багланышлар һәм тышкы эшләр министры, Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сиярто белән очрашты. Яклар Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Венгрия белән Татарстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты. Петер Сиярто билгеләп үткәнчә, Россия Венгриянең мөһим партнеры булып кала бирә. «Россия-Венгрия хезмәттәшлеге, регионнарны күбрәк җәлеп иткән саен, уңышлырак була барачак», - диде Петер Сиярто.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештка эш сәфәре кысаларында «Гюттлер» (Guttler) очрашты. Очрашу Венгрия-Татарстан бизнес-форумында узды («Кемпински» отеле, Будапешт). «Гюттлер» компаниясе вәкилләре продукцияләре турында сөйләделәр, шулай ук Татарстан Республикасының агросәнәгать секторында хезмәттәшлек итәргә теләкләрен белдерделәр, аерым алганда, үз продукцияләрен республикага китерергә теләгәннәре турында хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриядә татар диспорасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Будапештка эш сәфәре кысаларында узды. Очрашу урыны "Кемпенски" кунакханәсенең конференц-залларының берсе булды, анда бүген шулай ук Венгрия-Татарстан бизнес-форумы да үткәрелә. Рөстәм Миңнехановка Венгриядә яшәүче татарларның тормыш хәле турында, аларга гореф-гадәтләрен, мәдәниятны, татар телен онытмаска ярдәм итүче чаралар турында сөйләделәр. Очрашуны оештыручыларның берсе "Әлифба" мәдәни-белем бирү фонды идарәсенең рәисе Рита Хәсәнова булды.
Бүген Будапештта Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Венгерия Милли Сәүдә Йорты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.
Документка имзаларны Татарстан Республикасы ССП Шамил Агиев һәм Венгрия Милли Сәүдә Йорты башлыгы Георгий Керекеш салды.
Имза салу тантанасында Венгрия-Татарстан бизнес-форумы кысаларында («Кемпински» кунакханәсе, Будапешт) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.