ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Чаллыда Шәһәр советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхать Латыйповның һәм шәһәр мэры Васил Шәйхразиевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсе каралды. Утырышта республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашты һәм ул башкарма комитетның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Бүген көндез ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул вазифаны әлегә кадәр ТРның Арча муниципаль районы белән идарә иткән Алмас Нәзиров биләде.

2010 елдан бирле министрлык белән җитәкчелек иткән Наил Мәһдиев, башка эш урынына күчү сәбәпле, бу вазифадан киткән.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында территориаль салым органнарының семинар-киңәшмәсе эшен башлады. Анда салым тикшерүләрен, салым бәхәсләрен судка кадәр җайлау һәм аларның судта каралуын планлаштыру мәсьәләләре каралачак. Киңәшмә эшен Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасарлары Дмитрий Егоров һәм Сергей Аракелов җитәкли.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Кырлай" агрофирмасы (хуҗалык инвесторы – "Сервис Агро" ҖЧҖ) басуларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Алмас Нәзиров, "Сервис Агро" ҖЧҖ җитәкчесе Габделхәй Кәримов озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара валюта фондының Россия Федерациясендәге даими вәкиле Джоши Бикас әфәнде белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Милли банкы рәисе Евгений Богачев, КФУ проректоры Марат Сафиуллин катнашты.

Бүген Казанда 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы VIII БДБ һәм Евразия илләре онкологлары съезды делегатлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, республика сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Алина Кабаеваның Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында депутат буларак эшчәнлеген югары бәяләде. «Сезнең универсиаданы, башка спорт һәм иҗтимагый чараларны әзерләү һәм уздыру дәверендә ярдәмегез әйтеп бетергесез», - дип белдерде ТР Президенты Алина Кабаева белән әңгәмәдә.


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы эш төркеме утырышын аны җитәкләүче Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, регионнар вәкилләре катнашты.

Татарстанда бердәм чыбыксыз элемтә системасын кертергә ниятлиләр. Бу исә гражданнарга социаль әһәмияткә ия электрон дәүләт муниципаль хезмәтләрдән даими файдалану мөмкинлеген тәэмин итә.

Шул хакта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Министрлар Кабинетында үткән ТР Президенты җитәкчелегендәге делегациянең Вьетнам һәм Сингапурга сәфәре нәтиҗәләренә багышланган брифингта хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International