Татарстан мәгариф системасын модернизацияләү буенча илебезнең һәм халыкара алдынгы тәҗрибәне актив үзләштерә, әмма бу гына җитәрлек түгел әле, мәгарифтә алда барырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе утырышында хәбәр итте. Быел традицион август киңәшмәсен уздыру мәйданчыгы итеп Байлар Сабасы (Саба муниципаль районы) сайлап алынган иде, киңәшмәдә барлыгы республиканың 2,5 мең мәгариф һәм фән хезмәткәре катнаша, монда тематик секцияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” эшли. Моннан тыш, Саба спорт-мәдәни үзәге базасында «Мәгарифтә мәгълүмат технологияләре» күргәзмәсе куелган иде, аның максаты – хәзерге заман мәгълүмат-коммуникация технологияләренең Татарстан Республикасы мәгарифе тармагына нәтиҗәле интеграциясе мөмкинлекләрен күрсәтү.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең “Татарстан: инновацион төбәк мәгарифе” пленар утырышы онлайн режимда интернет челтәре аша ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында трансляциянәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елы башлануга Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, шулай ук видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын тикшереп тору буенча опратив штаб булдырылды. Аның төп максатлары – азык-төлек товарларының ваклап сату һәм күпләп сату бәяләренә көн саен мониторинг уздыру, социаль әһәмиятле туклану продуктларына бәяләр үсешен булдырмау. Штаб җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-миинстрының беренче урынбасары Алексей Песошин билгеләнде.