Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең Күзәтчелек Советы һәм Советы утырышы бүген Санкт-Петербургта Ассоциациянең Күзәтчелек советы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендә үткәрелде. Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советының рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Петербург халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире Икътисад министрлыгының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки белән очрашты. Очрашу XVIII Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Чарада Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) федераль җире делегациясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов һәм башкалар катнашты.
Бүген без энергия нәтиҗәлелеге буенча Көнбатыш конкурентларыннан ике-өч мәртәбә артта барабыз. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара форумында «Энергия нәтиҗәлелеген арттыру: кем тизрәк- хосусый сектормы яисә дәүләтме?» панель дискуссиясе кысаларында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, энергияне сак тоту законы кысаларында Татарстанда энергия ресурсларын сак тоту буенча өч республика программасы кабул ителгән инде. Бу программалар 2000 елдан бирле ҖРП сыешлыгын 47%ка киметергә ярдәм итте, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ямалдан Идел буена, углеводород чималын җиткерү өчен, магистраль торба үткәргечләрен төзү проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ямал-Ненецк автономияле округы губернаторы (ЯНАО) Дмитрий Кобылкин очрашу барышында сөйләштеләр. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы барышында узды.