Бүген регионнар инфраструктур характердагы мәсьәләләрне федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итә алмыйлар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Глобаль кризис юкка түгел: без соңгы елларда нәрсәгә өйрәндек һәм нәрсәгә өйрәнә алмадык?» сессиясендә хәбәр итте. Сессия Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» комплексы мәйданчыгында оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Air Liquide («Эр Ликид») компаниясе белән алты ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Air Liquide компаниясенең баш вице-президенты Жан-Пьером Дюприйе белән очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ренессанс» холдинг идарәсе рәисе Эрман Ылыджак белән очрашты.
Очрашу «Ленэкспо» комплексы территориясендә узды.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео яңа проектлар буенча фикер алыштылар.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» халыкара төркеменең стратегияне эшләү һәм лидерлыкны үстреү буенча җитәкчесе Блэр Шеппард белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Мәскәү-Казан югары тизлекле тимр юл магистрален төзү хезмәт мәшгульлеге зоналарына киң территорияләрнең кушылуына китерәчәк, халыкның хезмәт мобильлеген арттырачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов “Россияне берләштереп: Мәскәү-Казан беренче ватан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелешенә инвестицияләрне нигезләүнең технологик һәм бәяләү аудиты нәтиҗәләре” сессиясендә белдерде.