ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда Гимнастика үзәгендә бадминтон буенча XXIV Европа чеемпионаты башланды. Турнир ачылышының рәсми тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай һәм Европа бадминтон конфедерациясе генераль секретаре Брайен Агербак катнашты.
Бүген “Казаньоргсинтез” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җыелышта катнашучылар еллык хисапны, еллык бухгалтер хисабын, шулай ук “Казаньоргсинтез” ААҖ финанс эшчәнлеге турында хисапны расладылар.

Бүген Казан ИТ-паркында “Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе үз эшен башлады. Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы  -  "РЖД" ААҖ филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты.

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе исемен Спорт проектлары башкарма дирекциясе итеп үзгәртәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Татарстан районнарының берсендә индустриаль парк төзеләчәк, әлеге эш барышында Кытайдагы Сучжоу паркы тәҗрибәсе эшкә җигеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре йомгакларына багышланган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров хәбәр итте.

Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Казанга “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең тантаналы җыелышында катнашты, чара Россиянең бу оешмага керүенә 60 ел тулуга багышланган иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының һәм өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм демографик сәясәт буенча РФ Президенты каршындагы Советның уртак утырышында катнашты. Чара Мәскәүдә узды. Аны РФ Президенты Владимир Путин үткәрде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International