ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда инженер белгечлегенә укыту буенча халыкара симпозиум кысаларында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре өчен инженер кадрлары әзерләү проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, илкүләм тикшеренү университеты ректорлары, Татарстан министрлыклары һәм әйдәп баручы предприятиеләр җитәкчеләре, халыкара һәм Россия иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяконов утырышның модераторы булды. Түгәрәк өстәлдә катнашучы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләрендә югары квалификацияле инженерларга ихтыяҗ артуын белдерде.

Казанның алдынгы дәвалау учреждениеләренең берсендә - Нуриевлар Клиникасында - бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.  ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин озата йөрделәр. 

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия банкының финанс базарлары буенча хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Чистюхин белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов катнаштылар.


Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "СО ЕЭС" ААҖ Идарәсе рәисе Борис Аюев  белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, "Генерирующая компания" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнаштылар.

Иртәгә, 26 сентябрь көнне, Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43 нче утырышы уздырылачак. Утырышның көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы булачак.

 

Бүген Казан дәүләт энергетика университеты базасында “Россия һәм СИГРЭ: тәҗрибә һәм инновацияләрне берләштереп” исемендәге фәнни-техник конференция үзенең эшен башлап җибәрде. Конференция ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук СИГРЭ президенты Клаус Фройлих, СИГРЭ ның Россия милли комитеты рәисе Борис Аюев катнашты.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Сингапурга эш визиты белән барган Рөстәм Миңнеханов бүген Сингапурның ике мәгариф учреждениесе – Фән һәм технологияләр мәктәбе, шулай ук Сингапур политехник колледжы эше белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа реконструкция һәм үсеш банкы Президенты Сума Чакрабарти белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашуы кысаларында узды.

Кадерле дуслар!
Чын күңелдән республикабызның күп меңләгән хезмәтчәннәрен һәм профессионалларын Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне белән котлыйм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International