Бүген Мәскәүдә РФдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевны юбилее белән котлады - 23 июль көнне аңа 90 яшь тулды. Татарстан Президенты Мәхмүт Гәрәевка ныклы сәламәтлек һәм рухи күтәренкелек теләде, Ватанына хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов легендар хәрби хезмәткәргә, Бөек Ватан сугышында катнашучыга Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына багышланган истәлекле тәңкәләр бүләк итте.
Бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә 2013 елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, бу чорда ТР консолидацияләнгән бюджетына 89,5 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 75,1 млрд сумы салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр өлешенә туры килә. Бу чорда республика казнасына 57,8 млрд сумлык салым һәм салым белән бәйле булмаган керем алынган. Узган яртыеллыкта ТР консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 70,7 млрд сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга беренче яртыеллыкта 16,5 млрд сумлык трансфертлар күчерелгән.
Россия квант үзәгенең Попечительләр советы рәисе Сергей Белоусов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда физика профессоры, Гарвард Университетының Квант оптикасы үзәге директоры Михаил Лукин, немец физигы, 2001 нче елда физика буенча Нобель премиясе лауреаты Вольфганг Кеттерле, Россия квант үзәге директоры Руслан Юнысов һәм башкалар катнашты. Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Россия квант үзәге эшчәнлеге, структура алдында торган бурычлар турында кыскача сөйләделәр.