Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында(МИЗ) “Синергия” индустриаль паркы нигезенә таш салу булды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, РФ икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев,”МИЗ” ААҖ генераль директоры Олег Костин, “Алабуга МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.