ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Таиланд Корольлегендә. Әлеге эшлекле сәфәр кысаларында Таиланд Корольлегенең сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында эшлекле очрашу һәм сөйләшү көтелә.

5
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
2012 елда республиканың терлекчелек тармагындагы төп күрсәткечләр хакында бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хисап тотты.

30
декабрь, 2012 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында булды. Зөя шәһәр утравында өч яңа йортка күченү тантанасы булып үтте. Шулай итеп, Зөя утравында яшәүчеләр тузган торактан яңа торакка тулысынча күчерелде. 2010 елдан бирле барлыгы 88 гаилә яшәү шартларын яхшыртты. Бу гаиләләрдә 182 кеше бар.
Татарстан Республикасы Президентының Беренче каналдагы “Голос” тапшыруының финалына чыккан ике кешегә Татарстан Республикасының атказанган артисты исемнәрен бирү турындагы Указы имзаланды.

28
декабрь, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Танеко" нефть эшкәртү комплексының КУГ технологик объектларын эшләтеп җибәрде. Нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын энергия белән тәэмин итү өч бәйсез чыганакта тормышка ашырылачак.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышны компаниянең Директорлар советы рәисе, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен, агымдагы елда өченче мәртәбә, торак төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификатлар тапшырылды. Әлеге тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген “Татнефть-арена” боз сарае, төп Республика Яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар белән шыгрым тулып, гөж килде. Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре бүген яңа янгын сүндерү машиналары һәм башка махсус техника алды. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан машина ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Татарстанда шәһәр яны һәм халыкара транспортта пассажирлар ташу куркынычсызлыгы контролен көчәйтергә кирәк. Ул хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде. Утырышта "2006-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген арттыру" федераль максатчан программасының нәтиҗәләре каралды. Әлеге утырышны видеоконференция тәртибендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың барлык муниципаль районнары белән берлектә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International