ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә ТР тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика Фонды һәм Попечительлек Советы утырышы узды. Аның эшендә Попечительлек Советы әгъзалары – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты. Көн үзәгенә ике мәсьәлә – “Борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрендә тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча эшләрне фәннилек белән тәэмин итү турындагы” һәм “Bulgarica” Атласын презентацияләү. Болгар цивилизациясе вакыты һәм киңлеге” турындагы докладларны тыңлау чыгарылды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе Сергей Батин, “Ак Барс” банкы ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Нововоронежский АЭС мәйданчыгында РФ Президенты каршындагы Икътисадны модерниацияләү һәм инновацион үсеш советының президиум утырышында катнаша.
Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстан территориясендә 278 млрд сумлык салым җыелган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 17,8 процентка, ягъни 44 млрд 100 млн сумга күбрәк. Шуның 154,9 млрд сумы федераль казнаны тулыландырган, ТР консолидацияләнгән бюджетына 123,1 млрд сум җыелган. Шул исәптән 99,6 млрд сум Татарстан казнасына алынган, 23,5 млрд сум җирле бюджетларны тулыландыруга киткән. Җыелган салым түләүләре күләме буенча бүген Татарстан Идел буе федераль округында беренче, ил күләмендә алтынчы урында бара. Әлеге саннарны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин җиткерде. Матбугат очрашуында салым органнарының 2012 елның узган 10 аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
БМО белешмәсе буенча, юлларда транспорт һәлакәтләре һәр елны 1 миллион 300 мең кешенең гомерен өзә, тагын 20-50 миллион кешегә тән казасы сала. Юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә, җир йөзендә көн дә 3 меңләп кеше арабыздан мәңгелеккә китеп бара һәм аларның күпчелеген 15 яшьтән алып 44 яшькә кадәр иң продуктив буын тәшкил итә, аларның тагын 100 мең тирәсе җитди имгәнә, җәрәхәтләнә. Татарстандагы юлларда гына да соңгы 10 айда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 4596 транспорт һәлакәте булган: аларның 38,9 проценты яки 1790ы транспорт бәрелешүгә, 32,5 проценты яисә 1495е җәяүлеләрне таптатуга карый, 15 процентка якыны яки 681 очракта машина әйләнеп капланган. Шушы 4596 транспорт һәлакәтендә республикабызда 586 кеше һәлак һәм 5950се тән казасына дучар булган.
Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “МакХэппи көне” хәйрия акциясенә старт бирде. Шулай ук акциядә Россиядә һәм Көнчыгыш Европада “Макдоналдс” президенты Хәмзәт Хасбулатов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

19
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Educare Co-operative Limited (Educare) компаниясе башкарма директоры Майк Марияппа Тируман белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасын ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. тәкъдим итте.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ генераль директоры Әхмәт Тугрул Агырбаш белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Казан Кремлендә узган тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

17
ноябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Корея Республикасы илчесе Ви Сон Лак белән очрашты. Очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Россия тхэквондо берлеге президенты Анатолий Терехов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International