ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “International medical School” проекты җитәкчесе, АКШ тагы эре госпитальләр директоры Виктор Григорович һәм табиб, медицина фәннәре докторы, “Беренче канал” ААҖ “Здоровье” һәм “Жить здорово!” программалары авторы Елена Малышева белән очрашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриядә эш сәфәре кысаларында, Венада “Фройденау” гидроэлектростанциясендә булды.

Татарстан өчен Тироль провинциясенең зур спорт ярышлары үткәрү тәҗрибәсе кызыклы булырга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриянең Тироль федераль җире губернаторы Гюнтер Платтер белән очрашуда шулай дип белдерде.

Татарстан һәм Австрия компанияләре арасында ниятләр турындагы протоколлар бүген Австриядә ТР Делегациясенең рәсми визиты кысаларында имзаланды. Имзалау чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе Вячеслав Голоскоков белән очрашты.


5
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инсбрукта Swarco AG компаниясе презентациясе белән танышты. Республика башлыгына Казан өчен интеллектуаль транспорт системасы проекты тәкъдим ителде.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Австриягә эшлекле сәфәр белән килде. Татарстанның рәсми делегациясенә "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, "Васильево пыяла заводы" ҖЧҖ генераль директоры Олег Антовно та керде.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе Татарстанда актив булды. Мондый фикерне бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлау нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә җиткерде. Журналистлар белән очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин да катнашты.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе бүген ТР Хөкүмәт Йортында узачак. Сайлау нәтиҗәләрен ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин игълан итәчәк.


4
декабрь, 2011 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән Казанның Вахитов районының Катанов тыкырыгы, 1 адресы буенча урнашкан 6 нчы кадетлар мәктәп-интернатына – 59 нчы сайлау участогына алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларга килеп, тавыш бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International