ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Дуслык" орденын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковка тапшырды.

Дәүләт бүләге Казандагы 2015 елгы 16 нчы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм уздыруга керткән гаять зур өлеше өчен бирелде. 

Татарстан Президенты "Дуслык" орденын Илдар Халиковка Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының Х съезды барышында тапшырды.

Язучы Гүзәл Яхина белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. 

Искәртик, Гүзәл Яхина һәм аның романы "Зөләйха күзләрен ача" романын тәмамланып килүче Әдәбият елы ачышы дип атыйлар.

Бүген Казанда, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан гамәлгә куелган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү танатнасы узды.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә хезмәттә кулланылучы йөз җиңел автомобиль һәм микроавтобус ачкычы тапшырды.  


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2015» тантаналы чарасында катнашты, чара «Корстон» КСККда узды. 
Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм  ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. 

Бүген Казанда Идел буе фикультура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лабортория корпусында талантлы яшьләрне - халыкара, бөтенроссия һәм төбәк олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкләделәр.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты РФ Композиторлар берлеге рәисе һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе, Россия халык артисты Рәшид Кәлимуллин белән очрашты. Очрашу "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте. Искәртик, Рәшид Кәлимуллинның Россия Композиторлар берлеге рәисе урынына билгеләнүе 2015 елның 9 декберендә билгеле булды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы Арбитраж суды төзелүгә 20 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.

Тантана Казан Ратушасында узды.

Искәртәбез, Идел буе округы Арбитраж суды (2014 елның 6  августына кадәр – Федераль Идел буе округы арбитраж суды) 1995 елның ноябрендә федераль закон нигезендә төзелгән иде. Аның даими урыны итеп Казан шәһәре билгеләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзалары белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы  президиумының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уздырылды.12 декабрьдә һиҗри календарь буенча өченче ай – Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International