ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Match4Industry Business Matching Event» халыкара конференциясен ачуда катнашты.

Чара Төркиянең  Коҗаэли провинциясендә узды, анда Коҗаэли провинциясе Сәнәгать палатасы вәкилләре, Төркиянең Автокомпонентлар җитештерүчеләре ассоциациясе җитәкчелеге, Көнчыгыш Мәрмәр диңгезе буеның Европа Бергәлеге бизнесын үстерү үзәге җитәкчелеге катнашты.

Бүген Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты. 


14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре белән килде.

Җенгиз исемендәге Топел аэропортында Рөстәм Миңнехановны Коҗаэли провинциясе Губернаторы Хәсән Басрый Гүзәлоглу һәм Коҗаэли мэры Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисе Ибраһим Караосманоглу каршы алды.

Татарстан Республикасы милли китапханәсе – әйдәп баручы мәдәни, белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәге, ул республика китапханәләренә җитди методик ярдәм күрсәтә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин “Милли китапханәләр: тарих этаплары һәм заманча йөз” темасына фәнни-гамәли конференциянең тантаналы ачылышында хәбәр итте.
Тантана “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды (Казан).

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «КЗСК-Силикон» заводы төзелеш мәйданчыгында булды.

Завод 2014 елның 18 июнендә төзелә башлаган иде, объектны 2016 елның апрелендә тапшыру планлаштырыла.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Президенты катнашында ачылган кайбер объектлар бүгенгә кадәр эшләми дигән хәбәрләр барлыкка килү сәбәпле, "Татар-информ" МА ТР Президенты матбугат хезмәтенә шәрехләмә белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Саф акча һәм кыйммәтле әйберләр әйләнеше куркынычсызлыгы” темасына халыкара конференция ачылды. 13-15 октябрь көннәрендә узачак конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чараны оештыручылар – РОСИНКАС, Россия Банкының Идел-Нократ үзәк идарәсе теләктәшлегендә Россия банклары ассоциациясе.
Ел башыннан Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 0,5 процентка азайган. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында үткәрелгән республика чаралары программасының башлангыч нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта потенциаль резидентларның яңа дүрт проекты һәм гамәлдәге  резидентның инвестицияләрен арттыру мәсьәләсе каралды һәм хупланды. Яңа проектларның гомуми суммасы 12,6 млрд. сум тәшкил итә.   


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген ХарбиндаХР) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында Татарстан-Кытай агросәнәгать комплексын үстерү фонды булдыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә агросәнәгать җитештерүен интеграцияләү проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды. Тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Jinggong International Group Co. LTD компаниясе президенты Лю Хуаньлин җитәкчелегендәге Кытай эшлекле даирәләре белән очрашуы кысаларында узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International