ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2015 ел
шимбә

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 12нче утырышында ТР икътисад министры Артем Здунов 2016 һәм планлы 2017-2018 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразламасын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртеп узабыз: бүген депутатлар 2016 елга ТР бюджеты проектын карый.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов 2015 елның 9 аенда Татарстан Республикасы терлекчелеге тармагының эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы, башка республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


16
октябрь, 2015 ел
җомга
Чиләбе татарлары һәрвакыт бердәм һәм үз традицияләренә тугры булдылар. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татар кызы-2015” Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашуда белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә узды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россиянең иң зур предприятиесе - Чиләбе металлургия комбинатында булды.
Аны Чиләбе өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Евгений Редин, “Мечел” ААҖ директорлар советы рәисе Игорь Зюзин, "Чиләбе металлургия комбинаты" ҖАҖнең идарәче директоры Рәшит Нугуманов озата йөрде.
Бүген Чиләбе шәһәрендә Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. Бу тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, "Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы" өлкә иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, татар шагыйренең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чиләбе шәһәренә килде. Аны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин озата йөри.

Төп максат – Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашу.

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AYDIN ORME компанияләр төркеменә нигез салучы Тургут Айдын белән очрашты.

«Тургут Айдын Холдинг (ТА Холдинг)»ка супермаркетлар челтәре, текстиль фабрикалар һәм «Мемориал» компаниясе - 11 медицина үзәге керә. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан бу компанияләр белән эшләргә тели, шул исәптән медицина һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә дә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында «Челикәл» Төркия компаниясендә булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Һашигуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм республика эшлекле даирәләре вәкилләре озата йөрде.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International