ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарда берничә социаль объектта булачак, шулай ук басуларда урып-җыю барышы белән танышачак, урып-җыюда катнашучы механизаторлар,хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак.


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Әлмәт муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин кырлар өстеннән очып уздылар, аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар белән очрашты. Рөстәм Миңнехановны шулай ук «Татнефть» ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар озата йөрде. 
Бүген кич белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI ДЧның йөзү буенча ярышларында булды. Финал ярышлары “Казан Арена” стадионында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Бөгелмә муниципаль районына барды. Төп максаты - урып-җыю эшләре барышы белән танышу. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән ТР Баулы муниципаль районына барды, анда ул урып-җыю барышын тикшерде.

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин озата йөрде.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә сыекландырылган табигый газ нигезендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Аның эшендә «Газпром газомоторное топливо» ААҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Михаил Лихачев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, районнар башлыклары һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Комсомольская правда» нәшрият йортының баш мөхәррире, генераль директоры Владимир Сунгоркин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның хәзер  "ВКонтакте" социаль челтәрендә аккаунты бар. Бу хакта ул "Инстаграм"дагы битендә хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте" вәкилләре - маркетинг буенча директоры Ярослав Андреев һәм социаль челтәрнең махсус проекты буенча менеджеры Константин Сидорков белән очрашкач, әлеге социаль челтәрдә теркәлергә хәл итте. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Президенты матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин катнашты. 


5
август, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Рсепубликасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Владимир Чистюхин белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ир-атлар арасында хай-дайвинг буенча финал ярышларын карады. Ярышлар  Казансу елгасында уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International