ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә булды. Татарстан лидеры визитының төп максаты - "2014 нче елда ТР сәламәтлек саклау объектларын капиталь төзекләндерү" программасы кысаларында, 2014-2015 нче елларда хастаханәнең корпусларында уздырылган капиталь ремонт нәтиҗәләренә бәя бирү. Рөстәм Миңнехановны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, “Төбәкара клиника-диагностика үзәге" учреждениесе генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар озата йөрде.

Бүген Казан Кремлендә «Газпром» ААҖ белән «Петровьетнам» НГК координацион комитетының VIII уртак утырышы беркетмәләре имзаланды .

Документка «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов һәм «Петровьетнам» нефть һәм газ корпорациясе вице-президенты Нгуен Ву Чыонг Шон кул куйды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татнефть Арена” спорт комплексына Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылу тантанасын уздыру вакытында транспорт йөрешен тикшерү буенча ведомствоара өйрәнүләрдә катнашты.
Шулай ук өйрәнүләрдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Ибраһимов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыров катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубының Попечительләр советы утырышын уздырды. Чарада шулай ук «Рубин» ФК баш тренеры Ринат Билялетдинов һәм «Рубин» ФК генераль директоры Айрат Гәрәев катнашты.

Бүген Казанда элеккеге Матбугат йорты төзекләндерелүдән соң, кабат ачылды, ләкин башка сыйфатта − анда хәзер “Ногай” кунакханәсе һәм татар китаплары кибете булачак.

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты.

Марат Сафиуллин: 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан территориясендә салым органнары алып бара торган керемнәр 206,7 млрд. сумягъни 2014 елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,8%ка үсеш тәшкил итте (2014 елда – 191,7 млрд. сум). 

Бүген бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр иттеКиңәшмә барлык  муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2015 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.  

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 90 млрд. сумга якын салым һәм салым булмаган түләүләр кергән, үсеш 3,5 % тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция  режимында узды һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2015 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды. 

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы йортында Сембер һәм Яңа Спас митрополиты Анастасийга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.  

Искәртәбез, элегрәк Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Россия православие чиркәвенең Изге синоды карары белән Сембер һәм Яңа Спас (Ульяновск өлкәсе) митрополиты итеп билгеләнгән иде. 


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Питрәч муниципаль районында 5 нче "Бәләкәч" балалар бакчасы үз ишекләрен ачып җибәрде. Аны рәсми ачу тантанасында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Питрәч муниципаль районы Иске Шигали авылында күп функцияле үзәк рәсми ачылды. Авыл халкының олысы-кечесенең шушы вакыйга уңаеннан шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров килгән иде. Тантанада ТР Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунакларны җыр-биюләр белән район үзешчәннәре каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International