Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рөстәм Вәлиуллов билгеләп куелды.
Указга (ПУ-653) бүген, 2015 елның 15 июлендә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.
Казанның тарихи үзәгендә объектларны төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте, анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.
Бүген Иннополис шәһәрендә Саклык банкы һәм Татарстан Республикасы арасында ике килешү төзелде: беренчесе - ислам финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турында, икенчесе - "Безналичный Татарстан" исемле. Килешүләрне Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф имзалады.
Татарстанда Президент академиясенең җәйге кампусын уздыру республикага талант ияләрен җәлеп итү мөмкинлеге тудыра. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумын ачу тантанасыннан соң журналистларга әнә шулай дип белдерде.